18 март 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Мошенниклар алдауның яңа ысулларын таба. Акча янчыгын ничек сакларга?
Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–февраль айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлап өлгергән.
-
Яңалыклар
Төркиядә туристларны төрлечә алдаулары турында кисәттеләр
Мошенниклар Истанбулда туристларны төрле ысуллар белән алдарга маташа.
-
Яңалыклар
Дроннар һөҗүме вакытында ике балага зыян килгән
Адыгея Республикасына Украина дроннары һөҗүме вакытында ике балага зыян килгән.
-
Яңалыклар
Гөлназ Асаева мөрәҗәгать белән чыкты: «Чын күңелдән сорыйм»
Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева язылучыларын социаль челтәрләрдә башкаларга карата хәерхаһлы булырга, тиргәшмәскә, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска чакырган.
-
МӨҺИМ
Балаларга бәйле юл һәлакәтләре саны арткан
Ел башыннан Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
-
Яңалыклар
Былтыр банклар халыкның 14 триллион сум акчасын саклап калган
Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банк җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сүзләренә караганда, 2025 елда банклар 134,2 миллион мошенниклык операциясен туктатып калган.
-
Яңалыклар
Мошенниклыкның яңа ысулы турында кисәттеләр
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов телефон аша алдауның яңа ысулы турында әйтте.
-
Яңалыклар
Быел мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлаган
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, 2026 елның гыйнвар-февраль айларында мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлаган.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Трамп НАТОга үпкәле
Дөньякүләм яңалыклар кырында һаман да Иран белән сугыш темасы төп урынны тота. Үткән тәүлектә Пакыстан Кабулны көчле һава һөҗүменә тотты, күп кеше үтерелде. Әмма яңалыкларда өстән-өстән генә әйтелде.
-
Яңалыклар
Татарстанда, телефонына мавыгып, ике кешенең гомерен өзгән машина йөртүчене хөкем иттеләр
Югары Ослан районында 47 яшьлек йөртүчегә хөкем карары чыгарганнар. Ул, телефонына мавыгып, ике кешенең үлеме белән төгәлләнгән авария китереп чыгарган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Кытайда Аньхой провинциясе губернаторы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәре кысасында Аньхой провинциясе губернаторы Ван Цинсянь белән очрашкан.
-
Яңалыклар
Телевизор караучылар белән интернетта утыручылар саны тигезләшкән
«Җәмәгатьчелек фикере» фонды уздырган сораштыру мәгълүматларына караганда, быел март аенда халыкның 47 проценты гына яңалыкларны телевизордан карау-ишетүгә өстенлек биргән.
-
Яңалыклар
Валентина Матвиенко шәһәрләрне иске автобуслардан арындырырга чакырган
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко транспорт министры Андрей Никитин белән әңгәмәсендә шәһәрләрнең автобусларын яңарту, искеләрен файдаланудан алу зарурилыгы турында белдергән.
-
Яңалыклар
Каникуллар вакытында мошенникларның алдауның яңа ысулларын уйлап табулары турында кисәтәләр
Чираттагы яллар, каникул һәм сәяхәтләр чоры җитүгә, мошенниклар халыкның ял, сәфәр, транспорт арендасы, өстәмә акча эшләү чыганагын табу кебек мәшәкатьләренә яраклаша башлый.
-
Яңалыклар
Гыйнвар һәм февраль айларында иң күп акча «Гаилә» илкүләм проекты өчен тотылган
Татарстанда гыйнвар һәм февраль айларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3,2 миллиард сум юлланган. Быелга планлаштырылганның 6,1 проценты бу.